Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды
Агымдагы елда 34 тәрбияләнүче Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады.
Берничә ел дәвамында балалар рәсем ясарга, җырларга, биергә өйрәнделәр. Аларның хезмәт нәтиҗәсе турында шәһәр, район, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә яулаган күпсанлы грамоталары һәм дипломнары сөйли.